БӘЙЛӘНЧЕК КЕШЕ ЯЗМАЛАРЫ  

Ничек кенә тәнкыйтьләсәк тә, телибезме-теләмибезме, инде алтынчы ел рәттән “Барс-Медиа” үткәреп килүче “Татар җыры” фестивале татарның милли-мәдәни тормышында зур вакыйгага әйләнә бара. Фестиваль башланырга өч көн кала йокым качты, төне буе аның ниндирәк рухта узачагын күзаллап яттым. Ә хәзер исә анда күргәннәремне рәхәтләнеп шәрехлим. Гаеп итештән түгел, ни күрсәм шуны яздым.

ТАТАР ҖЫРЫ - 2005

Беренче кичә

Татар эстрадасының соңгы еллардагы эшчәнлеген кыскача гына болай дип бәяләп була: Мәскәүдән урлыйбыз. Урыслар “Фабрика звезд”ларын уздырып бетерүгә “Барс-Медиа” безне “Яшь йөрәкләр” дип исемләнгән проекты белән “сөендереп” сәхнәгә инкубатор чебиләрен хәтерләткән бер көтү яшьләрне чыгарды һәм аларны йолдызлар дип атады. 23 нче декабрь кичендә дә “Пирамида” сәхнәсенә татарча “Йолдызлар фабрикасы” җитештергән товар чыгарылды. Баксаң, “Барс-Медиа”ның продюсерлык үзәге һәм “Татар радиосы” аларны кастинглар уздыра-уздыра җыйган, биш атна дәвамында ярыштырган һәм нәтиҗәдә радио тыңлаучылар, ягъни без, шуларның уникесен искиткеч талант ияләре буларак сайлап алганбыз икән. Урыслар, ичмасам, үзләренең фабрикаларында “товарларны” җырларга, биергә, сәхнә хәрәкәтенә өйрәтеп чыгаралар, безнең фабрика исә “хәзинәдә барын” сайлау белән генә шөгыльләнә. Былтыр “Яшь йөрәкләр”, быел “Йолдызлар фабрикасы”, киләсе елга “Йолдызлар фермасы”, “Йолдызлар көтүе” яки “Йолдызлар басуы” булыр инде. Концертны алып баручылар Искәндәр Хәйруллин белән Люция Хәмитова бу темага шаяртып та алдылар һәм кичәдә яшь йолдызларның татар җыры “мэтрлары” белән берлектә сәхнә тотасын хәбәр иттеләр. Аның “Мэтрлар”ының да әллә кем булмавын истә тотып, яшьләрне “миллиметрлар” дип атыйсым килде.

Беренче итеп сәхнәгә “миллиметр” Филүс Каһировны чыгардылар. Ул “Кара урман”ны җырларга тырышты. Башта начар эшләүче микрофон җырның ни дәрәҗәдә камил башкарылуын бәяләргә ирек бирмәде, аны алмаштырганда исә Башкортстанның Октябрьский каласыннан килгән 19 яшьлек егет тәмам каушап беткән иде, шуңа күрә микән, “әллә кем түгел” дигән тәэсир калдырды. Хәер, соңрак унике йолдызчык арасында аның “Кара урман”ны башкара алырдай бердәнбер кеше икәнлеге ачыкланды. Ә инде мэтр Айгөл Сагынбаева белән дуэт җырлаганда шактый ярыйсы гына күренде. Әгәр дә алып баручылар әйтмәсә, аның “күңелләребезне әсир итеп өлгергәнен” белмичә дә кала идем.

Икенче “миллиметр” Ләйсән Сөнәгатова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өченче курсында укый, радио-телевидение һәм концертлар аша исеме дә колакка кереп калган. “Иңнәреңдә, әнкәй, көянтәң” дигән җырын исәпкә алмаганда – әйбәт. Хәер, җырын да бик үк начар дип әйтмәс идем, бары тик тапталган тема булуы белән генә кәефне кыра. Кайсы гына җырчыны алма, барысы да “әнием, җаныем” дип өзгәләнә, бәргәләнә, чәбәләнә. Кайберләренең репертуарында әнкәйләргә багышланган икешәр-өчәр җыр бар, бәгъзеләре, хәтта, шәп җырлар да. Әмма җитте бит инде, җәмәгать, әнкәйләр итәге астыннан чыгарга вакыт, сез инде күптән балигъ!

Ләйсән дуэтны мэтр Илсур Сафин белән җырлады. Икесе дә профессионал, көчле, әйбәт тавыш ияләре. Җырдан исә “Синең күзләр – зәңгәр күлләр” дигән фраза гына хәтердә. Әгәр дә җыр тәмамлангач Илсур, яшь җырчыларны күздә тотып булса кирәк: “Ак җәймә аларга”, – дигән гаҗәеп мәгънәле сүзләр ычкындырмаса, бу дуэттан бары тик матур тойгылар гына каласы иде, ә болай: “Кәфенлекме әллә?” – дигән сорау туды.

Рэпер булу өчен беренче чиратта сузылган-тартылган майка, арт-шәрифләреңә көчкә эленеп торучы һәм төбе Әлмәндәр карт ыштаны төсле тезләреңәчә асылынып төшкән джинсы, ә башыңа әбиеңнең чәчәкле яулыгын юнәтү шарт ахрысы. Ә инде:

“Бу караңгы көннәрдә

Безне көтә киләчәк.

Кала хәтер-истәлек

Кала чиксез мәхәббәт...

... Үзгәрешләр алдында

Йөрәк сизә-сизми...” ише гүзәл сүзләрне язучы табылачак. Композитор исә кирәкми, чөнки шигырьне сөйлисе генә. Бу гүзәллекне Шәкүр атлы “миллиметр” башкарды. Чын исеме Корбанов Алмаз. Казан егете, Казан социаль-юридик институтының юридик факультетында һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтының дүртенче курсында укый. Берьюлы ике институтта укырлык акылы, иң мөһиме акчасы була торып бу егеткә сәхнәдә шигырь сөйләп йөрү нигә кирәк икән?

Шәкүр мэтр Мәликә белән җырлады... Гафу, җырламады, сөйләде. Мәликә җырлый, монысы сөйли, күңелле булып китте хәтта.

Унсигез яшьлек Румия Фәтхетдинова (Салаватка катнашы юк диделәр) сәхнәгә әллә җырчы, әллә вәгазьче буларак чыкты:

Сөйгән ярлар кавышалар,

Бер дә каршы килмәгез.

Сөйгән ярсыз яшәп булмый

Әгәр өзелеп сөйсәгез.

Искиткеч гүзәл шигъри юллар. Әле шуңа:

Бердәнберем дигән идең,

Очрашуга килгәндә дигәннәрен дә кушсаң, картина тулысынча күз алдына килә һәм, Илсур Сафин әйткәнчә, “ак җәймә” генә телисе кала.

Тагын бер “миллиметр” Алинә Мәүләвиевага 16 гына яшь. Германиянең Веймар шәһәрендә туса да, хәзер Лаешта яши, унберенче сыйныфта укый. Кызый чибәр, курчак шикелле, җыры да курчакныкы, кыланмышлары да, хәтта тавышы да. Тик бу булды инде: тавыш Глюкозаныкы, кыланмышлары Валериядән чәленмеш.

Миңа адым саен

Матур курчак диләр, – дип зарланды ул җырында. Мин аңа киләчәктә “әйбәт җырчы” дип әйтергә теләр идем. Тик моның өчен урыс эстрадасына түбәтәй кидерү генә җитми шул, үз йөзеңне табу кирәк.

Алинәнең мэтры Фәрит Таишев иде. Фәрит үзе дә кыяфәте белән бераз урысның Витасын хәтерләтә, мэтрлыгы да... Ярар, әйтмим инде.

Илдар Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсы студенты булып чыкты. Әмма нигәдер профессиональлеге сизелмәде, Салават чалымнары исә бар.

Үрелеп буйларым җитмәслек

Гөлләргә үрелә идем мин... ише ямьле генә бер җыр башкарган арада тулысынча ачылып та булмыйдыр инде ул. Хәер, Зәйнәп белән дуэт җырлаганда да бик чамалап бетереп булмады. Ярар, булмаса булмас инде.

Илназ Сафиуллин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева курсында җырчылыкка укый. Җырчы килеп чыкмаса дип микән, Казан дәүләт университетының хисаплау-математика һәм кибернетика факультетында икенче белем ала.

Күпме дөньяда бәхетләр,

Күпме дөньяда шатлыклар.

Мин яратам сине,

Мин юксынам сине,

Яши алмам синнән башка.

Сүзләренә күрә кул чабулар да шул чаклы гына булды. Әмма егетнең юмор хисе әйбәт икән: ул тамашачыларга көчле алкышлары өчен рәхмәт әйтте һәм шуның белән киеренкелекне тәмам юкка чыгарды. Тапкырларны яраталар. Моны сизеп алган җырлаучы кыюланып китеп, тамашачыга кушылып җырларга ук тәкъдим ясап ташлады.

“Әтием язган җыр”, – диде ул “Талларым”ны. Тик аңа бары тик укытучысы Венера Ганиева гына кушылды. Мэтр мәсьәләсендә уңды егет, чыны белән дуэт җырлады.

“Йолдызлар фабрикасы”ның тагын бер “җимеше” – “Кабат” дигән сәер исемле трио. Ул җыелма команда: Чаллы кызы Эльмира Сөләйманова, Мари Элнең Бәрәңге авылыннан килгән Рузилә Шәйһелхаттарова һәм Төмән өлкәсеннән Руслан Трапезников. Өчесенең дә музыка һәм җырга катнашлары юк. Шуңа да “Адашма җилләрдә” дигән җырларыннан “адашма, адашма” дип кабатлаулары гына истә калган. Күзгә никадәр генә төтен җибәрсәң дә, очкыннар чәчтереп махсус эффектлар ясасаң да, болардан рәт чыкмастыр кебек тоелды. Аның каравы, бу трионы берәр җырчыга ияртеп җибәреп була – торсыннар артта тавыш биргәләп. Трио Дилә Нигъмәтуллинага кушылып җырлаганда башыма шундый уй килеп китте.

Дилә туташка аерым тукталмый үтсәм гөнаһ булыр кебек, аның ачык изүеннән иманлы гына булып бик матур җирләре “елмаеп” тора иде. Бу матурлыкны бүтән күреп булмас инде. Ир-атлар шунда ук дүрт күз белән экранга төбәлделәр (экранда зурайтып күрсәтелә), хатыннары исә терсәкләре белән хәләлләренең кабыргаларын саный башладылар: кая карыйсың, оятсыз! Рәхмәт, Дилә, кинәндердең, юкса, быел сәхнәдә шәрә кызлар нигәдер аз иде.

Без уналты яшьтә әле “Ленин яши безнең йөрәкләрдә” дип җырлый идек. Хәзер исә үбешкәне дә булмаган балалар мәхәббәт хакында әйттерәләр.

Җанымда син, һаман җанымда,

Син генә минем ярым.

Бик бәхетле мин бу дөньяда

Яратам сине, җаным.

Башкортстаннан килгән унынчы класс укучысы Лилиана Ирназарова безгә шулай итеп үзенең мәхәббәтен бәян итте. Миңа калса аңа

“Кояш гомере телим мин әнием сиңа” кебегрәк җыр килешә төшәр иде. Дуэтны ул якташы Айдар Галимов белән башкарды. Бу җырны, мөгаен, мичкә кереп барганда утын агачы җырларга тиештер:

Янарга икән, янарга,

Янарга көл булганчы.

“Йолдызлар фабрикасы” Камал театрының радиоцехы мөдире, 34 яшьлек Илдар Мөбарәкшинга Мубай кушаматы тагып чыгарган. Ул инде Т.Миңнуллинның Камал театрында баручы “Галиябану, сылуым, иркәм” спектаклендә җырлап колакка чалынган иде, инде менә, олыгайган көнендә “миллиметр” булып йөри. Әмма сәхнәгә яңалык алып чыкты. Мин аны мөнәҗәтче дияр идем. Мөнәҗәт жанрын яңартып җибәрүгә киләчәктә өлешен кертер кебек. Аның мэтры буларак сәхнәгә инде онытыла башлаган Айрат Гомәров һәм “Заман” төркеме чыкты. Җырлаган җырларын да язып узмый булмый.

Янәшәңдә сөйгән яр,

Борылып кара, күрерсең.

Ә без аны белмибез

Җирдән эзлисен.

Кыскасы, чын “чидибыр”.

Татар сәхнәсендә Иркәләр күбәеп китте кебек. Минем белүемчә икәү бар иде инде, хәзер өченчесе пәйда булды. Чын исеме Айгөл Минһаҗева.

Сезнең урыс эстрадасында мәеткә охшатыбрак бизәлгән кызлар күргәнегез бармы? Гадәттә, алар бик зур йолдызлар булып та китә алмыйлар, тамашачылары да бала-чага гына. Бу Иркәне шулайрак бәлзәмләгәннәр. Киеме дә, макияжы да (бит буявы) бу тойгыны арттыра гына. Өстәвенә, ясалма елмаю, җансыз күзләр, механик хәрәкәтләр... Солдат күлмәге кигән егетләр һәм алтмышынчы еллар модасыннан калган күлмәкле кызлар биеп тора.

Араларны сөю белән

Мәңге якын итәрбез дип җырлады ул. Никадәр генә тырышсам да “араларны” ничек сөясен аңламадым. Иренмичә генә “Камасутра”дан карарга кирәк булыр әле. Дуэтны Хәния Фәрхи белән җырлады. Миңа җыр барышында Иркәнең чүгеп-чүгеп алуы ошады, менә-менә урысчалап “в присядку” биеп китә дип көтеп утырдым. Янымда утырган бер танышымны башка нәрсә борчый икән: “Бүген Хәния берәр нәрсә сөйләр микән?” – дип кыбырсыды. Мин: “Сөйләнмәс”, – дидем. “Түзмәс”, – диде танышым. Йөз сумга бәхәсләштек. Ничек булды дип беләсез? Очты таксига дигән йөзлегем!

Соңгы “фабрикант” Айгөл Хәйри башка “фабрикант-миллиметр”лардан ерактан ук аерылып тора. Аның сәхнәгә чыгуында, җырлау өслүбендә затлылык бар. Әлегә үз дәрәҗәсен белеп кенә сәхнәгә чыгучы Зилә Сөнгатуллинабыз гына бар иде. Башкарган җырына да тел-теш тидерерлек түгел. Киләчәктә ул сәхнәбезнең иң зәвыклы, иң затлы җырчысы булып китәр, чөнки сайлаган юлы да җырчылык – Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә укый. Әлбәттә, академик, профессор Әнвәр Хәйри кызы (алып баручылар шулай диде) белән галим кеше җырлый инде – дуэтны ул доцент Салават Фәтхетдинов белән башкарды. Салават исә һәр концертны төгәлләүче җырчы. Шулай итеп, беренче көн тәмам булды.

Икенче кичә

24 декабрь кичендә “Пирамида” сәхнәсе “мэтрлар”га гына бирелде. Баксаң, әле узган ел гына “Яшь йөрәкләр” проектыннан чыккан чебешләрнең кайберләре инде быел “мэтр” булып җитлеккән икән. Аларга 45 грамм алтыннан күзләренә якут ташлар куеп эшләнгән көмеш тоткалы “Алтын барс” сыннары да тапшырдылар. Искәндәр Хәйруллин: “Һәр заман үз җырлары белән истә кала”, – дигән иде, безнең заман ниндирәкләр белән тарихка керер икән хәзер инде, бисмилламны әйтеп, шуларны шәрехләп узыйм.

Залны кыздырып җибәрер өчен булса кирәк, беренче булып сәхнәгә бик хәтәр кыяфәтле, башларына кепкалар чәпәгән “Айфара” егетләре сикерешеп чыкты.

Соңгы сүзем, сау бул инде,

Сау бул инде, күпме түздем

Бүген өметемне өздем, дип зарланып алгач, “Сау бул” дигән җырлары өчен аларга татар телен ватып-җимереп изге теләкләр теләп, спонсор агай “Алтын барс” тапшырды. Теләсә нәрсә әйтегез, әмма мондый сүзләр өчен мин үзем “Барс” бирмәс идем. Баксаң, “Айфара”ның репертуарында “Без – татар егетләре” дигән ярыйсы гына җыр да булган икән.

Айгөл Сагынбаеваның зур җырчы булып китүен сизми дә калганмын. Әле кайчан гына “Ягымлы яз” фестивалендә гран-при алган иде, инде икенче “Алтын барс”лы булды. Җырчы буларак ул моңа лаек, тик үз сүзләренә язылган “Син килмәдең” җыры әллә кем түгел. Язма син, Айгөл, җырла гына!

Бу бер көнлек фани дөньяда

Бер карасаң күпме яшәлгән бит дип гаҗәпләнгәне өчен Булат Җиһаншин дигән егет тә “барс” алды. Дөресен генә әйткәндә, мин – надан, бу ыңгырашуның узган елның иң популяр җырларының берсе икәнен дә һәм, гомумән, мондый җырчы барын да белми идем. Икенче җырының да сүзләре чын чидыбыр. Анысы өчен “Барс”ны киләсе елда бирерләр инде, иншалла.

Бар чишмә янында пар каен,

Без дә бергә идек көн саен...

Авыр икән шул дуслар,

Кыен икән шул дуслар,

Ялгызың калулары дип елады ул. Жәлләп үлә яздым!

Резидә Кадыйрованың популяр җырчы булуы да мин фәкыйрегез өчен ачыш. Ә җыры соң, җыры!

Исән-имин йөрегез сез,

Йөрәгем бәгырьләре,

Яшьлек агачында пешкән

Мәхәббәт җимешләре.

Шәп бит, ә? Миңа бигрәк тә “йөрәгем бәгырьләре” дигән сүзләре ошады. Кайсы җирдә була икәнен “Анатомия” дәреслегеннән карарга кирәк әле. Башкарылышка килсәк, күңелен төшерәсе килми. Үзенчә халыкка хезмәт итәм дип йөрүедер инде.

Ул да булмады, сәхнәне тагын бер билгесез йолдыз – Ландыш Нигъмәтҗанова яулап алды.

Ничек кенә аңлатырга сиңа

Йөрәгемнең сине сайлавын?

...Дустым аша җиткерергәме икән

Йөрәгемдә булган хисләрне?” дип, сорау артыннан сорау яудырып, фәлсәфи уйларга чумды ул. Үзе шөбһәләнеп тә куя:

Көлке хәлдә калсам нишләрмен?” – дип өзгәләнә.

Залда чын шагыйрьләр булды микән? Булсалар йөрәкләрен тотып егылганнардыр инде, мескенкәйләр.

Икенче җыры да кәттә әле былтыр гына “Яшь йөрәкләр” инкубаторыннан чыккан “чебешнең”:

Синнән башка бик тә моңсу миңа,

Синнән башка буш бит дөньясы.

Сине көткән күңелемнең

Һич тә юк тыеласы.

Ә менә Асылъяр, һичшиксез, сәләтле кыз, бер дигән җырчы булырдай мөмкинчелеге бар – үзе матур, үзе музыкаль, ә талантын ниндидер җыр алыпсатарлары арбасына утырып, әрәмгә чәчеп йөри.

Карлыгачлар оя ясый,

Шуны күрәсем килә.

Синең белән үз оямны

Бергә үрәсем килә ише такмазалар җырлап, үз-үзен генә кадерсезли кебек ул.

Фәрит Таишев үзенең “Яратам, юксынам, сагынам”, – дип өзгәләнүе белән елата язды. Әй бәргәләнә, чәбәләнә, бичара:

Яратам, яратам, яратам,

Гомергә, мәңгегә онытмам дип вәгъдәләр бирә. Мондый газаплар кичергәне өчен “Алтын барс”ны жәлләп булса да бирерсең. Икенче җыры да беренчесенең дәвамы кебек яңгырады.

Мин сине эзләп табармын,

Бу дөньяда бардыр син дип янады. Тик кем турында сүз барганын үзе дә аңламый кебек. Әллә хан кызы, әллә колхоз персие кызы, әллә хат ташучы Мәчтүрә. Кыскасы, Фәрит, гомумән, дөньяда иң мәгънәсез сүзтөзмәләр табарга маһир “йолдыз”.

Ләйсән Гыймаевага Ләйлә Дәүләтова “Яшим синең кочагыңда” дигән искиткеч гүзәл җыр иҗат итеп биргән.

Икәүләшеп җылынабыз

Кайнар сөю учагында.

Җил-яңгырдан качып кына

Яшим синең кочагыңда...

...Бер сәгать тә, бер минут та

Җаныкаем синнән башка яши алмыйм.

Көен сүз белән генә сөйләп бетереп булмый, ишетергә кирәк.

Мөхтәрәм шагыйрьләребез! Хөрмәтле вә гыйззәтле композиторларыбыз! Зинһар өчен Ләйсәнгә берәр юньле-рәтле җыр язып бирегез әле. Югыйсә “Яшьлегем чишмәләре” белән тәмам гүргә кертә бит инде. Бу кичәдә дә җырлады бит шуны! Зинһар, үтенечемне аяк астына салмагыз!

Мин Нәфкать Нигъмәтуллинның сәхнәгә чыкканын карап торырга яратам. Ул, гүя, тукта, мин кая килеп эләктем әле, нәрсәмне югалттым соң әле дип гаҗиз булган склерозлы бабай кебек хәрәкәт итә. Гадәттә елап-сыкрап җырлаган Нәфкать, бу юлы бик оптимистик рухтагы “Күңелләр канатлансын” дигән җыр белән “Барс”лы булды. Әгәр шунда “Барс-Медиа” ширкәтенә һәм спонсорларга рәхмәт әйтмәсә, киләсе елга бүләкләмәсләр дип курыккандыр инде. Әмма Нәфкатьнең ике җыры да сүз җәһәтеннән дә, көй ягыннан да башкалар белән чагыштырганда шактый камил.

Менә, ниһаять, сәхнәдә янә Дилә Нигъмәтуллина күренде. Мин аны дүрт күз белән көтеп алдым. Тик, ни үкенеч, бу кичәдә изүе ябылган, байлыклары тамашачы хозурыннан яшерелгән иде. Кәеф кырылды. Әмма Дилә сәхнәдән үзенең иң отышлы якларын күрсәтә белүче җырчы буларак бер тәпиен генә булса да шәрә калдырып чыга. “Алтын барс” белән билгеләп үтелгән “Ком сәгате” җырын тыңлаганда шул төз, матур тәпигә хозурланып утырдым. Дилә үзе матур, ә җыр “тәк сибә”:

Ком сәгате, ком сәгате,

Уза гомерләребез,

Ага тормыш мизгелләре,

Кадерләрен белмибез.

“Зөләйлә” триосы татар эстрадасындагы иң профессиональ төркемнәрнең берсе. Алар һәрвакыттагыча үз дәрәҗәләрен саклап кала алдылар. “Җан ярам” җыры үзе әллә ни булмаса да, башкаручыларының осталыгы аның кимчелекләрен яшерә. Икенче җырлары, минемчә, бераз кәмитрәк яңгырый. Шактый гына мул гәүдәле өч ханым:

Ник килмисең, иркәм, син бире? – дип сорыйлар. Таптап китәрләр дип куркадыр бәлки?

Илнар Сәйфиев Роберт Миңнуллин җырларын җырлап кына кеше булып йөри дисәм ялгышмам кебек. Бу юлы Роберт абыйсы егеткә “Кайтып киләм сине озатып”дигән җыр язып биргән.

Дөньяда мин иң бәхетле кеше,

Кайтып киләм сине озатып – дип сәхнәгә тәгәрәп кенә килеп чыкты ул. “Барс”ын алгач, егет: “Яшәсен татар җыры, яшәсен татар халкы!” – дигән лозунг та кычкырып куйды һәм кулын нәкъ Айдар Галимовча өскә атып бер аягын алгарак чыгарып, позага да басып күрсәтте. Җырлау Салаватчарак, кыланмыш Айдарча, үзенең нәрсәсе бар соң аның? Шулай да халык ярата тагын үзен, берәүгә дә аның чаклы кул чапмадылар.

Илнарга алмашка Әлфинә Әзһәмова килеп чыкты. Ул кемгәдер аваз салды:

Мин бит ул тиң ярың!

Әллә җыр Илнар Сәфиевкә багышлана инде?..

Әлфинә былтыр “Алтын барс” алган “Төнге урам” җыры белән сәхнәгә килеп керде дә, чыгып китәргә уйламый әлегә. Һинд өслүбендә бөтен җыр да әйбәт яңгырамый.

Мәликә татар эстрадасында гел үсештәге бердәнбер җырчы. Башкалар билгеле бер дәрәҗәгә җитәләр дә, туктап калалар, ә ул эзләнә, яңалык таба һәм шуны сәхнәгә алып чыгып халыкны шаккатыра белә. Бу юлы ул “Йөрәк сере” дигән җыры белән “Барс” алды. Сәхнәгә исеменә җисеме туры килердәй итеп ханбикә киеме киеп чыкты. Ул хәрәкәтләр, ул карашлар! Мәликә җырны җырлап кына калмый, уйнап та бирә, сәхнәдә образ тудыра. Ике көн рәттән икешәр җыр җырлады, шул вакыт эчендә сәхнәдә дүрт төрле Мәликә күренде. Ни арада кием алыштырып өлгерә диген! Хәтта:

Әй, ярым син, ярым син,

Бәхетемнең нуры син,

Мәхәббәтем, җаным син – ише пүчтәк сүзләр дә аның башкаруында чын җыр булып яңгырый. Татар эстрадасына күптән инде Мәликәдән өйрәнә башларга вакыт. Алайса сәхнәгә чыгып күзле бүкән булып басып торалар да, үзләрен йолдызларга тиңлиләр.

Дилә Нигъмәтуллина һәм былтыргы “Яшь йөрәкләр” проекты чебеше Салават Миңнеханов дуэты да быел Гөлсәрвәрнең “антишигыренә” язылган җыр белән “Барс” алды:

Гашыйк булдым сиңа,

Үзең белсәң иде,

Аңлашырга иде серләшеп.

Дилә сәхнәдә искиткеч матур һәм сөйкемле. Ул сәхнәне әйбәт тоя, үзен тамашачыга дөрес тәкъдим итә белә. Ә менә Салаватны күргәч... Бер яктан караганда егеттә стиль дә бар, әмма ул нигәдер кылануга кайтып кала. Шулай да, чүп кенә сүзләре белән дә дуэт шактый уңышлы чыккан.

Зөфәр Билалов үзе җырлар яза башлаган. Хәтта “Мин нишләрмен сине югалтсам” дигәне елның иң яхшы егерме җыры арасына үк кергән, афәрин! Нигәдер бу җырны бәяләп торасы килми, ә менә икенче җырына тукталып узарга ният бар. Хәтерлисез микән, Германия күгендә ике самолет бәрелешеп, Башкортстан балалары һәлак булган иде. Зөфәр шуларга багышланган җырын башкарды. Дөресен генә әйткәндә, бәет бу, аның сәнгатькә катнашы шул чаклы гына.

Хәния Фәрхигә ел саен бер “Алтын барс” биреп торалар. Быел да “Соңгы тукталышта” дигән җыры өчен алды. Бу юлы күп сөйләмәде, бер тәлгәш рәхмәтләрен генә яудырды. Хәния – мәңгелек сөю җырчысы, аның репертуары гел мәхәббәттән генә тора кебек. Бу юлы да традиция бозылмады. Әле сәхнәгә күн ыштанлы, кызыл пинжәкле бер малай да ияртеп чыккан иде. Егет җырлаганда үзебезчә, авылча итеп “свитафур” дип кенә җиффәрә.

Айдар Галимовның “Туган көнең” дигән җыры узган ел бик популяр булган икән. Ничәү соң ул “Туган көн”нәр? Һәр җырчының репертуарында бер-ике “Туган көн”, һичьюгы “Әниемнең туган көне” ише җыр бар. Бусының текстына игътибар да итеп тормадым, барысы бер чама инде алар, болай да гарык.

Айдарның тагын бер игътибарга лаек җырын тыңлау насыйп булды “Татар җыры-2005”тә.

Мәхәббәт ачкычларын

Яратырмын әле бер,

Кайчан булса да үземә

Каратырмын барыбер.

Менә шуны уйлыйм әле: ник гәүдәгә зур булмаган җырчылар үзләренең артында биеп торучы кызларның да кечкенәләрен сайлыйлар икән? Әллә инде алар янында үзләре озынрак күренер өченме? Әнә урысның Игорь Николаевлары, Олег Газмановлары метр ярымлы гына, ә артларында айгыр кадәр кызлар биеп тора.

Сәхнәдә Зәйнәп Фәрхетдинова һәм аның чираттагы хиты – “Балан тәлгәшләре”. Зәйнәп әйбәт җырчы, җырларны да сайлый белә, әмма аның кебек җитди җырчыга җитдирәк киенергә кирәк кебек. Икенче җыры “Туган көнең белән, әнкәй” булып чыкты (ничәү соң ул “әнкәй туган көн”нәр?) Тагын туган көн?

Салаватка чират җиткәч концерт бетә дигән сүз. Быел ул өстенә ханнарча чапан киеп чыкты. Тыйнак кына итеп башына бер таҗ да киясе калган. Быел ул “Т.Я.”ның даими авторы Рөстәм Зарипов язган “Бүре” җырын популярлаштырды.

Искәндәр СИРАҖИ.

Ш.АБДЮШЕВ фотосы.


P.S. Шулай итеп “Татар җыры”ның быелгысы да тәмам. Авыз сулары корытырлык җырлар юк, һаман да шул мәгънәсез сүзләр, өч нота арасында адашып йөрү һәм шушы җырларның җиңеп, ел җыры буларак билгеләнүен тамашачының үзенә сылтап калдыру. Ярый әле, бу тамашалар “Пирамида”да уза. Анда залда ук аракы салып бирәләр һәм тамашачыларның концерт барышында кәгеп алу мөмкинлеге бар. “Аек баштан тыңлап булмый бу шедеврларны”, – диделәр таныш-белешләрем һәм барга юл тоттылар. Кичә тәмамланганда кәефләре шактый күтәренке иде. Мин фәкыйрегез исә, аек тормыш корбаны булып, ике көн буе ахыргача карап бардым. Тәкъдим ителгән җырларның туксан проценты “халтура”, булса да, оештырылу ягыннан “Татар җыры-2005” фестивале һич кенә дә Мәскәү ең иң затлы залларында узган концертлардан ким түгел. Сәхнә бизәлешенә, сценарийга һәм режиссурага һич тел-теш тидерә алмыйм. Чынлап та “Барс-Медиа” оештыруга күп көч һәм акча түккән. Миңа калса, җырларның да әйбәтрәген сайласа, ошбу фестиваль отар гына иде. Тик ничә ел рәттән тәнкыйтьлибез, бөтенесен кабул итәләр, үзгәртәләр, ә җырлар исә елдан-ел начарая гына бара. Киләсе елга безне ниләр көтәр икән? Мөгаен, телгә алырдай бер юньле җыр күренмәс, былтыргы “чебешләр” һәм быелгы “миллиметрлар” зур җырчылар булып куярлар, “Алтын барс”лар алырлар... Хәер, киләсе елга күрербез, исән булсак, Алла боерса. Быел исә әле сәхнәдә яңа ачышлар да күренде: Айгөл Хәйри һәм Ләйсән Сөнәгатова.

Былтыргы “Татар җыры-2004” шәрә кызларның шома ботларына бай иде, быелгысы Дилә Нигъмәтуллинаның ачык изүе тамгасы астында узды. Киләсе елга нәрсә күрсәтерләр икән?..