уйлар

Моңсу оптимист

Аны гүя орлык сибеп, чәчеп чыкканнар. “Идел-Пресс” нәшриятының кайсы катында йөрсәң дә Маннур Саттаровны очратасың. Ипле, әдәпле абзый ул, басынкы гына тавыш белән сөйләшә. Бик тә сабыр һәм юморлы кеше. Бер “чире” бар – шигырьләрен газета-журналларда һәм китап итеп чыгару артыннан йөри. Сатирик шигырьләрен, үзе акча түләп, урысчага тәрҗемә иттерә. Өстәвенә, рәссам табып, аңа да түләп, иллюстрацияләр ясата. Бай шул ул – пенсиясе әйбәт... Армый да, талмый да. Югыйсә, бик яшь кеше түгел бит инде... 87 яшь сатирик Маннур Саттаровка! Чырае япь-яшь, битендә җыерчыгы да юк хәтта. Сугышып Берлинга барып җитә язган, хатыны белән ике ул үстергәннәр, карчыгы инде вафат. Гел җиңел генә, кыенлыксыз гына яшәмәгәндер. Хәер, кыенлыкны күрү-күрмәүдә түгел ахры эш, ә шуңа ничек каравыңда. Маннур абый (бабай дияргә тел бер дә әйләнми!) тормышка гел елмаеп-көлемсерәп карый, үз-үзеннән дә көлә белә. “Төзәлмәс” оптимист! Дөрес, оптимизмы бераз гына моңсурак... Шигырьләре җырлап тора, теле дә, мәгънәләре дә гаять үткен. Әнә, Мәфрүзә Җиһаншина биргән сорауларга җавапларын үзегез укып карагыз, зарлануы да көлү-елмаю аша бара бит аның!


– Маннур ага! Ноябрь аенда Сезгә 100 яшь тула диләр. Бу хак сүзме?

– Хак сүз. Тик быел түгел, ә 2020 елның ноябрендә.

– Данлыклы юбилеегызга ничек әзерләнәсез?

– Татар һәм урыс телләрендә шигырь җыентыклары әзерләдем.

– Нинди нәшриятта бастырасыз?

– Сугыш ветераны буларак, ике ел элегрәк, бөек Җиңүнең 60 еллыгына, Татарстан китап нәшрияты чыгармасмы дигән идем, кая ул! “Чыгарган китапларыбыз да сатылмый ята, макулатурага тапшырабыз”, – дип, планга кертмәделәр. Ә нәшрият тирәсендә эшләүчеләрнең үз китаплары чыгып кына тора...

– Хәзер Казанда хосусый типографияләр ишәйде. Берәрсенә тәкъдим итеп карамадыгызмы соң?

– Әйе, алар чыгарган китаплар хәзер буа буарлык. Бер нәшрият белән бәйләнешкә дә кереп карадым. “Почтовый курьер” дип атала. Сынар өчен, ел башында йөзәр данә тираж белән ике китабымны чыгарган идем: 4 битле “Алтын балык әкияте”м һәм 20 битле “Балдызым” исемле җыр китабым.

– Ничек соң, тараламы?

– Таралмаган кая! Автограф язып, матур кызларга рәхәтләнеп бушлай тараттым. Кулымны өзеп ала яздылар. Һәркайсы битемнән үбеп китте.

– Сатуга чыгармадыгызмы?

– 20 шәр данәдән артык алмады китап кибете. Ярты ел дигәндә, “Алтын балыгым” – бер данә, “Балдызым” ике данә генә сатылгач, калганнарын үземә кире кайтарып бирделәр. Типография бәяләренә кибет куйган бәяләрне дә өстәгәч, дүрт битлек китапны йөз сумга бик кырылып алмыйлар икән шул!..

– Арзанрак типография таба алмадыгызмыни?

– Юк шул, барысы да прейскурантларын күрсәтә. Үзләре үк куйган хакларны күктән иңгән дип саныйлар. Алар бит политэкономия укымаган, укыганнары тукымаган. Иң арзан бәягә эшләү өчен ярышасы урынга, фантастик бәяләр куеп, үзләре утырган ботакны кискәннәрен белмиләр. Реаль бәяне базар куя, аны аңламаган хуҗа – үз табышын үзе суя.

– Берәр спонсор да таба алмыйсызмы?

– Юк шул. Бай туганнарым юк бит минем.

– Берәр бай хатынны да белмисезме?

– Хәләл җефетем дөнья куйганнан бирле, күпме пенсия алуымны сораучы хатыннар күбәйде, әле тегесе, әле бусы чәйгә чакыра. Ләкин берсен дә өметләндермим. Күреп торам: очын-очка көчкә ялгап яшәүче пенсионеркалар!

– Маннур ага! Көн кадагына сугучы сатирик һәм юмористик шигырьләрегезне урыс телендә дә бастырасызмы?

–Бик бастырыр идем – басмыйлар!

– Цензура дигән нәрсә юк бит инде хәзер...

– Цензура юк, ләкин аның функциясен баш мөхәррирләр үзләренә алды. Бөек Ватан суышы кырларында шушындый “ирек” өчен канымны түктем микән дип тә уйлап куям кайчагында.

Сугыштан соңгы елларда шигырьләрем ике телдә басыла иде. Дәүләтнең сәясәте – татар язучыларын милли чикләнгәнлектән арындыру, аларны ил мәйданына чыгару иде бит. Күпме татар язучысының китабы ул елларда урыс телендә дә басылып чыкты. Урыс шагыйрьләре Геннадий Паушкин, Анатолий Колесников, Анатолий Мелузников, Борис Железнов, Леонид Топчий һәм бүтәннәр тәрҗемә иткән шигырьләрем “Чаян” журналында, “Советская Татария” газеталарында басыла иде. “Чаян” белән “Идел” журналларыннан башка, урыс телендә чыга торган бер генә матбугат органы да шигырь басмый хәзер. Илдә контрреволюцион переворот булган диярсең! Бер газетаның баш мөхәррире шигырь басмавының сәбәбен дә аңлатты миңа: газета алдыручыларның бер проценты гына шигырь укый, имеш.

Ә аңа карап, мин барыбер язудан туктамыйм. Мин язмыйм да инде – каләмем яза ич!..


P.S. Маннур абыйның шигырь бастырмаучы газета редакцияләренә үпкәләвен аңлап була: совет заманында газеталар бик аз иде, һәркайсы атна саен шигырь бастыра иде. Хәзер вәзгыяте бүтәнрәк, газета үзенең төп вазифасына – мәгълүмат таратуга тотынды. Ә шигырь тупламаларын исә махсуслашкан мәдәни-әдәби газеталарда гына күреп була. “Т.Я”да шул принципны куа – лирик шигырьләрне зурлап-туплап чыгармый. Ә менә юмор-сатираны, бигрәк тә ул Маннур абыйныкыдай җырлап-такмаклап торса – рәхәтләнеп!

Миндә китап кайгысы

Бер ветеран печән чаба,

Үтәр-үтмәс чалгысы.

Чалгым да юк, терлегем дә,

Миндә китап кайгысы!


Сүнми әле һич өметем

Китабым чыгартырга.

Эшкә урнаштым циркка,

Җәнлекләр уйнатырга.

Куркыныч трюк ясарга

Бурыч куйдым алдыма:

Шәп түлиләр, башың тыксаң

Арысланның аузына!


Ерткыч ерткычлыгын итеп,

Өзеп алса башымны

Цирк ала үз өстенә

Җыентыгым басуны.

Маннур САТТАРОВ.