Маннур абыйны алганнар!

Маннур абый Саттаровка быел 88 яшь тула. Ә менә “абый” диябез үзенә, чөнки “бабай” дип дәшәрлеге юк: көн саен нәшрият йортында йөгереп йөри, битендә бер җыерчыгы юк, авырыйм дигән сүзен ишетмәссең! Әле Мәскәүдән бик кәттә бер таныклык тотып кайтып керде. (Ике улы Мәскәүдә яшәгәнлектән, еш кына барып кайта икән анда Маннур абый). Латин хәрефләре белән басылган таныклыгы – МАППка, ягъни язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясенә кергәнлеге билгесе. Әле дә булса Татарстан Язучылары берлегенә кабул ителмәгән көе, ничек кергән бу оешмага татар шагыйре?

– Быел “Мылтыклы шүрәле” исемле шигырьләр җыентыгымны урысчага тәрҗемә иттереп чыгардым. “Леший с ружьем” дип атала. Китапка йөздән артык шигырем, шуларга В.Феоктистов, А.Мамаев, Р.Абзалов, Н.Алешин, И.Азимов кебек күренекле “Чаян”чылар ясаган 85 карикатура да керде, – дип аңлатты үзе.

Димәк, Маннур Саттаровны хәзер урысча да укыйлар дигән сүз. Янә, шунысы кызык: теге МАПП дигән берлекнең рәисе Марат Караганов – татар милләтеннән икән. Үзе күбрәк чит илләргә йөри, ә әти-әнисе, Сергач ягы мишәрләре, Мәскәүдә яшиләр. Маннур абый аларда кунакта да булган.

– Татарча дәүрәк китабыгызны кайчан күрербез икән инде? – дигән сорауга юморист шагыйрь болай дип җавап бирде:

– Йөз яшем туларга нибары 12 генә ел калып бара. Кыскасы, 2020 ел – минем йөз яшьлегемә һәм Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына туры киләчәк. Сугыш ветераны икәнемне искә алып, бәлки шул вакытны чыгарырлар әле, Аллаһы боерса!

Зөләйха КЫДАШЕВА.