Акылыгыз камилме?

Үзеңне кара!


Медицинада Альцгеймер авыруы дип аталучы чиргә – картлыкта акыл зәгыйфьләнүгә 20-40 яшьтә үк нигез салына. Нейроннар (баш мие күзәнәкләре) җимерелү процессы акрынлап акыл кимүгә, хәтер начарлануга һәм нәтиҗәдә шәхеснең үзгәрүенә китерә. Әмма деградация тулы мәгънәсендә олы яшькә җиткәч күренә.


Шушы өлкәдә иң зур белгечләрнең берсе – Светлана Гаврилова фикеренчә, картлык Альцгеймер авыруы белән җитәкләшеп йөрми, ягъни ул картлар чире генә түгел. Ә Америка галиме Завен Хачатурян (ул Нэнси һәм Рональд Рейганнарның фәнни-тикшеренү институтын җитәкли; Рейган –Альцгеймер чире белән авырды): “Бу чирне без яшьләр авыруы дип әйтә алабыз”, – дип белдерде. АКШта мондый авырулар 4 млн. тирәсе, Бөекбританиядә – 1,4 млн., ә Русиядә исә XXI гасыр уртасына аларның саны 14 млн.га җитәр дип фаразлана. 20 ел элек бу авыруны азуы җиткәч кенә ачыклыйлар иде, бүген исә медицина аны шактый иртә күреп ала. Шуңа күрә беренче очракта ул хөкем карары буларак яңгыраса, хәзер исә, дәвалап ук бетереп булмаса да, чир көчәю процессын тоткарларга мөмкин. Авыруның килеп чыгу сәбәпләре дә билгеле. Нәселдәнлектән тыш (15%), ул баш миенең берничә мәртәбә травма алуына, шулай ук даими депрессияләр, психикага бәрүче озакка сузылган ситуацияләр (мәсәлән, эштә яки гаиләдә дошманлашу), калкансыман биз авыруы белән бәйле. Ләкин шулай да иң күп очракта Альцгеймер авыруы халыкның бик түбән белемле, түбән квалификацияле социаль катлавында күбрәк очрый. Кайбер тикшеренүчеләрнең фикере буенча, югары интеллектуаль активлык (бигрәк тә яшь чакта ук), нейроннар арасында өстәмә бәйләнеш барлыкка китереп, алга таба Альцгеймер авыруына киртә куя. Ашауның сыйфаты да билгеле дәрәҗәдә роль уйный. Рационда А, Е, С витаминнарына бай продуктлар күп булырга тиеш. Француз галимнәре фикеренчә, әлеге чирдән саклануда көн саен бер бокал коры кызыл шәрап эчүнең роле зур. Соңгы вакытларда гинкго-билоба агачы препаратларына зур өметләр баглана. Авыруның көчәюен тоткарлау сәләтенә ия чараларны гына түгел, ә бәлки аннан тулысынча котылырга ярдәм итә алучы чараларны эшләү буенча фәнни эзләнүләрнең тукталып торганы юк. Әмма ләкин лабораторияләрнең шәп дару уйлап табуына өметләнеп яшәгәнче, әлеге куркыныч чиргә каршы тору чарасын үзеңә дә күрә башларга кирәк. Иң беренче чиратта, акылны эшләтергә иренмәү. Эшләмичә ятучы баш мие – эшләмичә торучы мускулга тиң. Мускуллар эшләмәсә, алар шәлперәя, шиңә, атрофияләнә, ягъни эшкә яраксызга әйләнә. “Кечкенә соры күзәнәкләр” гимнастикасы, нейроннарның бер-берсе белән бәйләнешен активлаштыру өстенә, хәтта яңа күзәнәкләр тууга да булыша. Әлеге гимнастика нәрсәләрдән гыйбарәт соң? Бу – уку (чүп-чар әдәбият түгел,ә бәлки рухи азык бирә торганын), тарихны (әмма җитди китаплар буенча), чит телләрне өйрәнү (теләсә кайсы яшьтә!), даими рәвештә күргәзмәләргә, музей, театр, концертларга, культура белән бәйле экскурсияләргә йөрү, компьютерны өйрәнү, шахмат уйнау һәм хәтта кроссвордлар чишү.

Анна БАРИНОВА.

Халык медицинасы тәкъдим итә

Баш мие өчен корица, имбирь һәм куркума файдалы. Даими рәвештә куркума куллану Альцгеймер авыруы белән чирләү мөмкинлеген күпкә киметә.

Галимнәр фикеренчә...

Озын гомернең сере – эштә. Иҗади һөнәр кешеләре арасында озак яшәү мисаллары бихисап. Иммануил Кант “Кеше рухының ихтыяр көче ярдәмендә төрле сызлануларны җиңә алу сәләте турында” дигән хезмәт язып калдырган. Аның фикеренчә, кешегә иң зур ләззәтне хезмәт бирә. Кант төзеп калдырган системаның төп принцибы көчне кызганмаска, дәрманны кәеф-сафа корулар һәм өстәмә уңайлыклар белән йомшартмаска өнди. “Организмның сәлперәйгән хәлдә булуы аны соңгы көченә эшләтү кебек үк куркыныч нәрсә”, – дип санаган ул. Кант бөтен гомере буе иртәнге биштә торган һәм кичке унда яткан һәм бары тик сиксәненче яше белән киткәч кенә көндезләрен баш төртеп ала башлаган. Ул салкын тию, томау төшүләрне туктатып кала белгән. Утыз ел дәвамында бер тапкыр да чирләмәгән һәм карт кешеләргә хас авыртынулар аңа туксанынчы яшь белән киткәч кенә килгән...Олы яшькә җиткәч тә иҗади дәрт-дәрманны саклап калып булуны раслаучы мисаллар бик күп. Менә аларның кайберләре.

Белеп тору ярый

Җәяү йөрүнең йөрәк чирләреннән саклавы күптән мәгълүм. Әмма җәяү йөрүнең файдасы әле бу гына түгел. Аерым алганда, көн саен өч километр гына булса да тәпиләгән кешеләрнең картлыкта акылы зәгыйфьләнү куркынычы, гел утырып тору җаен караучылар белән чагыштырганда, ике мәртәбә кимрәк, дип ышандыра белгечләр.