уйлар

Әбиләр, әйдәгез, дус яшик!

“Мин бу әби фатирында фәлән ай торам инде, һәр көнем аның белән бәхәсләшеп, вак-төяк мәсьәләләрдә дә килешә алмыйча, төрле проблемаларны чишеп, нервыланып үтә”, – башкаланы “яуларга” килгән егетләрдән, кызлардан мондый моңзарны еш ишетергә туры килә. Минем баштан да үтте андый хәлләр. Өлкәннәр яшьләргә юк-бар өчен бәйләнергә торалар, кечкенә генә хилафлык өчен дә зур гауга куптаралар. Үзеңне акларга ничек кенә тырышсаң да, алар синең сүзгә колак салмый, һаман да бер балык башын чәйниләр. Өлкәннәрнең үз-үзләрен болай тотышы халык телендә “картлык маразмы” дип атала. Яшь чакта әйбәт кенә кешеләр булганнардыр инде ул әби-бабайлар. Картайгач нигә “бозылганнар” соң?

Алар яшенә җитә алсак, без дә шундый бәйләнчекләргә әйләнербезме?


Әбиләрне аңларга теләп, шактый китап актардым, интернетта казындым. Медицина белгечләре аңлатуынча, “картлык маразмы”на берничә фактор сәбәпче икән. Аның берсе – Паркинсон чире. Ул, гадәттә, 50-60 яшьләрдән соң беленә башлый. Кешедә неврологик тайпылышлар барлыкка килә. Аның хәрәкәтләре салмаклана, хәтере начарлана, йөреше үзгәрә. Авыру үзен килбәтсез тота, һәр нәрсәдән шикләнә, юк кына сәбәп табып, башкаларга бәйләнә, сүзләрен бутап сөйли башлый икән. Кара әле, табиблар ничек белеп әйткәннәр: әби-бабайларның кыланмышларына карап торсаң, чыннан да, шулай бит! Иң куркынычы шунда, чирләү дәверендә кеше депрессиягә бирелергә һәм тора-бара аңарда үз-үзенә кул салу теләге уянырга мөмкин икән.

Картлар чиренең икенче төре “Гентингон хореясы” дип атала. Өлкәннәр үз-үзләренә бикләнәләр, тормыштан кызык тапмый башлыйлар, яшиселәре килми, ди. Ә кайберләре һәркемнән шикләнә башлый икән. Мәсәлән, танышым – Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты студенты Марсель фатир хуҗасының һәр көнне кич йокларга ятар алдыннан ишекләрне алты җирдән бикләп йөрүеннән, йорт яныннан үтеп-сүтеп йөрүче һәр кешедән шикләнүеннән гарык булган.

– Әби-бабайларга аралашу җитми, – ди Марсель. – Алар ялгыз калудан куркалар, шуңа күрә фатирга керткән кешеләре белән “уйный” башлыйлар. Шуннан кызык, тәм табалар.

Гаҗәп фикер, Марсель кеше почмагында күптән яши инде, аңа ышанырга буладыр дип уйлыйм. Теге яки бу “җинаятьче” турында милициягә иң еш чылтыратучыларның да өлкәннәр икәнлеген әйтсәк, бу факт аларның кешеләргә, чыннан да, зур шик белән карауларын дәлилли. Подъезд төбендә сөйгәнемне көтеп торганда, шул йортта яшәүче әбиләрнең берсе: “Монда теләсә-кемнәр буталып йөриләр дә, аннан фатирларны басалар”, – дип, мине подъезддан сүгеп чыгарган иде.

“Пик авыруы” дигән нәрсә дә бар икән әле. Бу вакытта өлкәннәрнең уйлау сәләте аксый, алар бар нәрсәне гомумиләштерә, тирә-ягындагыларны тәнкыйть утына тота башлыйлар. Шулай ук, юк-бар турында зур итеп, җәелеп китеп сөйләргә керешәләр. Гадәттә, алар яшьләрнең йөрешен, сөйләмен, киенү рәвешен тәнкыйтьләп утыралар.

Казан дәүләт университетында белем алучы Зилә болай ди:

– Мин нинди генә кием киеп йөрсәм дә, әбиемә аларның берсе дә ошамый. Барысыннан да ниндидер китек таба яки мине тәртипсезлектә гаепли. Ачык, тыйнаксыз, “кычкырып тора торган” киемнәрдән дә йөрмим, югыйсә. Киресенчә, дусларым мине “картларча” киенеп йөрисең дип шелтәлиләр.

Альцгеймер авыруы – хәтернең начараюы да өлкәннәргә хас инде. Алда санап үтелгән авырулар барысы бергә – “картлык маразмы”н китереп чыгаралар. “Картлык маразмы”н “бәйләнчеклек”, “бераз авышканлык”, “канәгатьсезлек авыруы” диебрәк татарчалаштырырга мөмкин. Әлеге чир кешедә акрынлап кына, сиздермичә башланып китә. Һәм ул нигездә йогышлы чирләр, авыр операцияләр, йөрәк-кан системасында тайпылышлар яки психик җәрәхәтләр кичергән кешеләрне “үз итә” икән. Без картларның тупаслануын, фикерләү дәрәҗәләре кимүен, аларның үз-үзләренә бикләнүләрен, моңаеп утыруларын еш күрәбез. Олыгайгач, кешегә яңадан бала акылы керә башлый диләр. Өлкәннәрнең күбесе, балалар кебек, беркатлы, бик тиз ышанучан да булалар. Шуннан файдаланып, аларны аферистлар да алдап, соңгы тиеннәренә кадәр җыеп чыгып китәләр. Без, яшьләр, башыбыз мендәргә тиюгә йоклап китсәк, картлар йокысызлыктан газапланалар. Моңа аларның “теге дөнья”, ахыргы көннәр якынаю турында уйлаулары сәбәпчедер, бәлки.

Олыгайгач, кешедәге сыйфатлар үзгәрә: сакчыллык – саранлыкка, үҗәтлек – тискәрелеккә, саклык куркаклыкка әверелә. Әби-бабайларның кайберләре “акча корты”на әйләнә. Казан социаль-юридик институтында укучы Буа кызы болай ди: “Мин авылга кайткач, әбиемә кунакка барам. Ләкин аның эч пошыргыч бер гадәте бар, мин ишектән килеп керүгә, “акчам юк, акчам җитми” дип зарлана башлый. Тегесен алдым, моңа бурычымны түләдем, алай иттем, болай иттем, дияргә тотына. Әйтерсең, мин аның янына акча сорарга киләм! Бүтән килмим, дип үземә сүз бирәм, ләкин әби бит, ни дисәң дә, якын, үз кеше, зарлануларын онытып, тагын киләм”.

– Минем картаясым килми, яшь – ул вакыт агымы гына, ә безнең төп байлыгыбыз – йөрәгебез һәм күңелебез. Менә шуларга картаерга ирек бирмәскә кирәк. Их, тормышның бар ямен олыгайгач кына аңлыйсың икән шул! – ди Апаста яшәүче туган апам.


Өлкәннәр чирләмәсеннәр, юк-бар өчен безгә бәйләнмәсеннәр иде. Безгә болай да җиңел түгел бит. Әби-бабайларга үз эчләренә бикләнергә ярамый дип саныйм. Аларга бигрәк тә без – яшьләр белән тыгыз элемтәдә, дустанә мөгамәләдә тору мәслихәт. Бездән энергия алып яшәсеннәр, ә без аларның тормыш тәҗрибәләренә таяныйк. Студент яшьләрне үз почмакларына сыендырган әбиләр, гомумән, барлык өлкәннәр, әйдәгез, дус яшик!

Рәсим ХАҖИЕВ, КДУ студенты.