һава торышы

Глобаль җылыну дигән нәрсә ячлганмы, чынмы?

Глобаль җылыну ... Әлеге төшенчә бүген халыкның миенә нык үтеп керде һәм аны без дөньякүләм экологик кризисның төп сәбәбе дип кабул итә башладык. Әлеге бик үк аңлашылып җитми торган төшенчә артында нәрсә тора – чыннан да, кешелек дөньясына янаучы реаль куркынычмы, әллә бу – оста уйлап чыгарылган һәм кемнәргәдер файдалы ялганмы? Фикерләрнең берсе белән танышыгыз.


«Парник эффекты» дигән нәрсә – киң таралган күренеш, моны без бөтенебез теләсә кайда күзәтәбез. Теплицаларда хәтта җылыткыч системалар булмаган сурәттә дә, һава тыштагыга караганда җылырак, чөнки пыяла яки полиэтилен аша тышка чыга алмый. Әлеге закончалык планета масштабларында да эш итә. Җир өслеге Кояштан алган энергиянең бөтенесе дә галәм киңлегенә кире әйләнеп кайтмый.

Планетада калучы җылының күләме атмосфераның составына бәйле (теплицаның җылыну дәрәҗәсе дә каплавыч материалның химик «палитра»сына бәйле). Җир өслегеннән кайтарылучы җылыны углекислый газ (Со2) барысына караганда да ныграк тоткарлый. (Сүз уңаеннан, ул Венера планетасы атмосферасының иң күп өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә дә әлеге планета өслегендәге температура +300 градус – яшәү өчен бөтенләй яраксыз. Ә Җир атмосферасында углекислый газның өлеше – 0,033 процент кына). Башка төрле газлар белән бергә СО2 галәмгә күтәрелүче җылының барыбер әз өлешен генә тоткарлап кала (ягъни, галәмгә җылы күп “оча”) һәм шуның аркасында Җир артык кызмый.

Әмма XIX гасыр уртасында галимнәр углекислый газның һ.б. газларның концентрациясе артып китү планетаның җылылык балансына үзгәрешләр кертергә мөмкин булуы турында сүз алып бара башладылар. Хәер, бу фикер ул чагында теория рәвешендә генә иде әле. Әлеге проблема ХХ гасырда – промышленность һәм транспорт кызу темплар белән үсә башлагач актуальләште. Завод мичләрендә һәм автомобиль двигательләрендә кислород көннән-көн күбрәк яну аркасында, углекислый газ аерылып чыгу да, табигый, үсте. 1985 елда Бөтендөнья Метеорология оешмасы сессиясе вәкилләре фән-техника прогрессы җәелә барган саен, планетада парник эффекты, ягъни планетаның җылынуы куркыныч төс ала, дип белдерделәр. Алар әйтүенчә, парник эффекты Антарктида һәм Арктика бозларын эретәчәк, нәтиҗәдә Дөнья океаны күтәреләчәк һәм планетаның күпчелек коры җире су астында калачак. Явым-төшемнәр күбәячәк. Яңгырлар океан суы килеп җитә алмаган шәһәрләрне дә җир йөзеннән юачак. Кыскасы, Нух пәйгамбәр заманы – Туфан кире кайтачак.

Кешелек дөньясын «кызу кабудан» саклап калу өчен, 1997 елның декабрендә Япониянең Киото шәһәрендә дөнья җәмәгатьчелеге атмосферага углекислый газ чыгаруны чикләүче килешү әзерләде. Углекислый газ чыгару күләменә лимит билгеләнде.

Киото килешүен төрле илләр төрлечә кабул итте. АКШ президенты Клинтон аңа кул куйган булса, Дж.Бушның (кечесенең) властька килгәннән соң иң беренче эше Киото килешүеннән чыгу булды. Промышленносте 90 нчы еллар реформалары вакытында җимерелеп беткән Русия дә, күп уйлаганнан соң, Киото килешүенә кул куйды.

Чыннан да, глобаль җылыну куркынычы бармы соң? Иң әүвәл (ягъни, әле яралган вакытында) җир атмосферасы нигездә углекислый газдан торган булырга тиеш. Үсемлек организмнары барлыкка килә башлагач, аларга бу матдә фотосинтез өчен чиксез мөмкинлекләр ача. Тере организмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә атмосферада газларның билгеле бер пропорциясе – 78 процент азот, 21 процент кислород, 1 процент аргон һәм 0,033 процент углекислый газ барлыкка килә. Бу пропорция күп миллион еллар буе үзгәрешсез тора, дип әйтергә мөмкин.

Углекислый газның төп чыганаклары – вулканнар эшчәнлеге, янгыннар, хайваннар һәм үсемлекләр сулышы. Кислород чыганагы – фотосинтез. Шунысы да бар, ул бер җирдә кимесә, икенче җирдә активлыгы көчәя. Ел саен атмосферага 750 млрд. тонна углекислый газ эләгә. Хайваннар сулышы бүлеп чыгарганы – 3 млрд. тонна. Якынча шул чама – кеше бүлеп чыгарганы. Күрәсез, СО2нең гомуми балансында кеше эшчәнлеге зур түгел. Соңгы елларда аның артып китүе турында да әйтеп булмый.

Шулай ук соңгы йөзь-еллыкларда планетаның үсемлекләр массасы үзгәрүе турында да сөйләшер урын юк. Шуның өстенә, урманнардан тыш, кислородны Дөнья океаны (ягъни, планетаның диңгез-океаннары) да эшләп чыгара.

Кешелек дөньясы бүлеп чыгара торган энергия (ягъни, җылылык) Җир Кояштан алган энергиянең 0,006 проценты кадәр генә. Атом бомбасының эквиваленты 7-40 килотонна. Водород бомбасыныкы – бер мегатонна чамасы. Шул ук вакытта тропиклардагы уртача куәттәге тайфун берничә мең, ә куәтлесе берничә дистә мең мегатонна энергия бүлеп чыгара, бу – планетаның барлык атом-төш арсеналы куәтеннән дә артыграк. Дөньяның әйдәп баручы иле булган АКШ әйләнә-тирә мохиткә елына 270 миллион тонна калдыклар чыгара, Европа – 40-45 миллион тонна, кешелекнең калган өлеше – 18-20- миллион тонна. Ә 1883 елда Кракатау вулканы (Индонезия) атканда, атмосферага берничә көн эчендә 80-100 миллиард тонна пычрак матдә эләгә. Шул ук Индонезиядәге Тамбора вулканы атканда (1815 ел), планетаның һава бассейнына бер триллион тонна пычрак матдә чыга һәм вулкан 200 000 атом бомбасы шартлаган куәттәге энергия бүлеп чыгара. Әгәр дә Җир шарында шундый 12 000 вулкан булуны (шул исәптән 1000нең «эшләп» торуын) искә төшерсәң, планетаның җылылык балансына алар кертә торган өлешнең күпме булуын чамаларга мөмкин.

Хәер, галимнәр исәпләп чыгаруынча, Җирнең хәтта бөтен энергетикасы (барлык вулканнар эшчәнлеге белән бергә) 100 процент КПД (файдалы эш коэффициенты) белән эшләсәләр дә, алтынчы континент бозларын эретү өчен 100 ел вакыт кирәк булыр иде.

Безнең планетаның берничә кабыгы бар: газ формасында (атмосфера), сыек (гидросфера), каты (литосфера), тере (биосфера). Соңгысы янында бишенче – акыл сферасы, ягъни ноосфера да барлыкка килде. Әлеге бөтен кабыклар үзара динамик бәйләнештә һәм теләсә нинди тәэсирләргә каршы тора алучы бердәм көч тәшкил итә. Бүген аны кеше эшчәнлеге җимерергә мөмкин дип уйлау нигезсез.

Кыскасы, парник эффекты турындагы бөтен сөйләнүләр һәм сөйләшүләр барысы да псевдо-фәнни куркыныч әкиятләр генә. Берәүләргә бу әкиятләр дөнья базарларын яулап алырга, икенчеләренә һавадан акча ясарга (ягъни, акчаны налог түләүчеләр кесәсеннән алырга) ярдәм итсә, өченчеләренә исә Җир халкын булмаган куркыныч белән өркетеп тору өчен кирәк.

В.САКУРОВ.