хайваннар

Климатка тәэсир итеп була...

... һәм тәэсир итәргә кирәк тә. Русия Фәннәр академиясе академигы, Глобаль климат һәм экология институты директоры Ю.Израэльнең фикере шундый.

– Юрий Антонович, җәйдәге коточкыч эсселек климатның глобаль җылынуы нәтиҗәсеме, әллә очраклы хәлме?

– Бу сорауга төгәл генә җавап бирүе кыен, чөнки әлеге хәл уникаль, бер тапкыр булган вакыйга. Хәер, моңа охшаш хәлләр элегрәк булгалады. Мәсәлән, 1972 елның җәе бик кызу килгәнен хәтерлим. Шулай ук урманнар, торф ятмалары янды, Мәскәү төтен белән капланды. Кыскасы, аерым аномалияләр булгалады, әмма ләкин быелгы җәй, һичсүзсез, уникаль җәй.

– Әйтүләренчә, быелгы җәй белән генә эш бетмәячәк, киләчәктә хәлләр тагы да начаррак булачак, имеш.

– Дөрестән дә, алай булуы мөмкин түгел дип кистереп әйтә алмыйм, чөнки 2010 елның эссе җәе – җылыну процессының бер билгесе. Соңгы йөз ел эчендә бөтен дөньяда температура Цельсий буенча уртача 0,76 градуска күтәрелде. Карап торуга бик аз кебек тоелса да, бу безнең кәефтә һәм тормышта үзен шактый нык сиздерә. Ә Русиядә соңгы 50 елда уртача температура якынча бер градуска күтәрелде.

– Быелгы җәйнең аномаль кызулыгын нинди генә сәбәпләргә бәйләп карамадылар – хәтта безгә каршы климатик корал кулланылды, диючеләр дә булды. Эсселекнең сәбәбе, сезнеңчә, нәрсәдә?

– Бернинди гайре табигый сәбәп юк: атмосферада югары басым зонасы, антициклон барлыкка килде, ә бу гадәттә җәен бик югары температура китереп чыгара. Мондый антициклонны “бикләп” куя торган төрле геофизик процесслар бар табигатьтә һәм шул сәбәпле ул, безнең илнең европа өлешендә тоткарланып калып, бик озак “эленеп” торды. Шуңа күрә дә нык эссе булды. Бернинди дә климатик корал юк.

Мин мондый коралның булуына ышанмыйм. Конкрет территория өстендә антициклонны ай, яки ике ай буе тотып торуга бөтен кешелек дөньясы туплаган атом-төш коралы да җитмәс иде. АКШ дөньяда иң куәтле держава һәм мондый корал иң беренче чиратта анда булырга тиеш кебек. Ләкин американнар үзләрендәге гарасатларны тыя алмыйлар. Әгәр дә АКШ быел бездә булган ише аномалияләр китереп чыгарырга сәләтле булса, ни өчен соң аның үз илендәге катаклизмнарны авызлыкларга көче җитми? Кыскасы, мин ниндидер климатик корал кулланылу турындагы фикерне тулысынча кире кагам.

– Ягъни, эсселекнең сәбәбе бары тик табигый шартларга гына бәйле, кешенең биредә бернинди дә катнашы юк?

– Быелгы җәй эсселеге турында әйткәндә, моңа кешенең тәэсире бик аз, дияр идем мин. Ә менә торф янгыннарына килгәндә, алары нәкъ менә кешегә, аның акыл белән эшли белмәвенә бәйле. Заманында сазлыкларны киптерергә күп тырышлык салынды. Мин ул вакытларны яхшы хәтерлим. Ягулык була дип сөенеп йөрделәр. Мүк җиләге бетә дип кайгыручылар булды-булуын. Ләкин табигать үзенә тыкшынуга беркайчан да җавапсыз калмый. Ә аның җавабы – эссе көннәрдә торфның яна башлавы булды. Ә бу урман янудан да хәтәррәк: аның ачы төтене кеше сәламәтлеге өчен бик куркыныч.

– Менә сез глобаль җылыну күз алдында, дисез. Әмма ләкин моны кемнәр өчендер файдалы фәнниләштерелгән әкият, дип чыгучы галимнәр дә бар. Күренекле географ, РФА әгъзакорреспонденты Андрей Капица, киресенчә, җылыну түгел, ә суыну процессы бара, ди. Мондый фикердә торучы башка галимнәр дә җитәрлек.

– Бөтен эш шунда, фәнни күзлектән караганда, болар бер-берсенә каршы килми. Җирдә климат күп мәртәбә алышынган. Мәсәлән, берничә йөз миллион еллар элеккеге геологик эпохаларның климатын тикшерсәң, ул вакытта температура бүгенгедән 12-14 градуска югарырак булган. Суынулар да күзәтелеп торган. Соңгы бозлык чоры моннан 10 мең ел элек булган дип исәпләнелә. Шуннан соң җылыну башланган, иң көчле вакыты – якынча биш мең ел элек. Аның арты – яңадан суына башлау. Геологик масштабта әлеге суыну хәзер дә дәвам итә. Җирдә берничә йөз ел буе кече бозлану чоры хакимлек иткән. Ләкин шушы фонда төрле – табигый, антропоген сәбәпләр аркасында температураның беркадәр күтәрелүе дә күзәтелә. Әгәр дә соңгы йөз елны алып карасак, без нәкъ менә җылыну тенденциясен күзәтәбез. Узган гасыр башында температура әз генә төшә, шуннан соң, 1910 елдан башлап, җылынуга китә һәм бу якынча 1940 елга кадәр дәвам итә. Мөгаен, моның сәбәбе табигатькә бәйледер: бәлки, вулканнар “тырышлыгы” нәтиҗәседер. Якынча 1970 елдан температура төшә башлый да, яңадан күтәрелүгә борыла. Һәм монысы кеше гаебе беләндер, дип уйлыйм – ягъни промышленностьның кискен үсеше сәбәпчедер моңа. Ягулыкның бик күп яндырылуы нәтиҗәсендә парник газлары бүленеп, алар һаваны җылыта. Нибары бер градуска – ләкин шуның аркасында экстремаль хәлләр – локаль корылыклар, су басулар, гарасатлар ешаю күзәтелә. Әгәр дә җылыну тагы да көчәйсә нәрсә булыр? Мондый тенденция бар һәм шуңа күрә XXI гасырда катаклизмнарның ешлыгы артачак.

– Русиянең зур территориясе мәңгелек туң зонасында. Ул да эреячәкме?

– Глобаль планда караганда, бу – икеле. Ләкин туфракның өске өлеше инде бүген эреп маташа – сүз ярты-бер метр турында бара. Ә мәңгелек туң ул – 300-600 метр. Мондый тирәнлеккә кадәр эрү турында сүз бармый, билгеле. Әмма өске өлеш эрү дә йортларның, торбаүткәргечләрнең нигезен какшатырга җитәрлек. Икенче яктан, Ерак Себердә җәйге температураның күтәрелүе нәтиҗәсендә, әйтик, Якутиядә – элек биредә үстерергә хыялланылмаган культураларны да үстерә башлаганнар. Ләкин тискәре йогынтысы, кабатлап әйтәм, күбрәк.

Без, әлбәттә, Кояшка, галактикаларга тәэсир итеп, аларны үзгәртә алмыйбыз. Ә менә табигый мохиткә, климатка йогынты ясый алабыз. Нәкъ менә аң безгә уйлап эш итү өчен бирелгән. Әгәр дә безнең тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булмаса, без инде күптән климатны тотрыкландыру эшен башкара алган булыр идек. Бүген яңа шартларга җайлашырга кирәк, диләр. Челлә, ут-төтен аркасында халыкның сәламәтлеге какшады – шушы шартларга күнегергә өндиләр. Бу мәхшәрне яңадан булдырмау өлкәсендә эшләү дөресрәк түгелме?