Исемнәре төрле... грипп

Гриппның (латинча «басып алу, яулап алу» дигәнне белдерә) беренче билгеләрен әле безнең эрага кадәр V гасырда ук бөек Гиппократ тасвирлап калдырган. Шул заманнардан бирле кешелек дөньясы әлеге чиргә каршы бик күп чаралар уйлап тапкан. Түбәндәге чараларның иң яхшы ягы шул – алар йөз процент натураль. Дөрес, алар чирнең башлангыч чорында нәтиҗәлерәк. Әмма «яулап алу» бөтен куәтенә барганда да, төп дәвалануга өстәмә буларак, бу чаралар – бик файдалы.


Греклар чарасы


Борынгы греклар катарсисны (гриппны алар шулай атаган) изгән сарымсак белән дәвалаганнар. Сасы булса да, әйбәт чара. Аның составындагы аллицин дигән актив матдә инфекциягә каршы шактый көчле чара, ул хәлсезләнгән иммунитетка ярдәмгә килә. Ләкин дозаны бик арттырып җибәрмәгез – көненә 2-3 теш җитәр.


Французларныкы


Людовик XIVнең шәхси табибы Пюрго, Галиҗәнап катар (Урта гасырларда Франциядә гриппның исеме) эләктергәч, бака белән әкәм-төкәм шулпасы пешереп ашата торган булган. Әлеге чара Людовикны бик тиз аякка бастырган. Әлеге экзотик рецептны нәкъ шундый ук файдалы, ләкин бик гади рецепт белән дә алыштырып була. Гриппның беренче билгеләрен сизә башлау белән үк, бер тәлинкә тавык шулпасы ашагыз, ләкин ул лавр яфрагы белән

тәмләндерелгән булсын (бер тәлинкәгә 3-4 яфрактан да ким түгел). Шунда ук җиңеллек тоярсыз. Тавык шулпасы экстрактив матдәләр аркасында хәл кертеп җибәрә. Тавык итендә цистеин дигән аминокислота бар – ул борын куышлыгында лайла барлыкка килүгә комачаулый. Протеиннар организм күзәнәкләрен тернәкләндереп җибәрә. Лавр исә нейтрофилларны (борынны шешенкеләндерүче һәм тыгылдыручы күзәнәкләрне) баса. Галимнәр раславынча, ул – иммунитет системасындагы төзексезлекләрне булдырмаска ярдәм итүче куәтле биостимулятор. Шуны да искәртергә кирәк, тавык, әлбәттә, хәзерге бройлер яки ясалма фабрика тавыгы булмаска тиеш.


Итальяннарныкы


Бер кружка кайнар сөткә берничә кашык коньяк өстәп, йокы алдыннан эчәргә. Бу рецептны «көнчыгыш бизгәге» (гриппның алардагы исеме) XVI гасырда бөтен шәһәр халкын аяктан еккач, Венециядә уйлап тапканнар. Дубиль матдәләр, антоцианнар һәм флавоноидлар тонусны күтәрә һәм организмга вирус белән көрәшергә ярдәм итә. Сөт – иммунитетны көчәйтүче витаминнар һәм минераллар: А, Д, Е, цинк чыганагы.


Урысларныкы


Элеккеге табиблар лихоманканы (грипп) тиз бетерү һәм авыруны катлауланудан саклау өчен, юкә чәчәге кулланганнар. Кичтән бер-ике чынаяк юкә чәчәге төнәтмәсе эчәргә дә, төренеп ятарга, тирләргә. Ә төнгә түбәндәге чараны кулланырга: кыргычта бер баш суган уып, шуңа 0,5 л сөт кайнатып салырга, 20 минут төнәткәч, кайнар килеш эчәргә. Процедураны 2-3 көн рәттән кабатларга. Әлеге эчемлектәге биологик актив матдәләр иммунитет системасына күзәнәкләр тудырырга ярдәм итә. Суган эфир майларына, фитонцидларга бай – ә болар исә авыру тудыручы микробларга каршы көрәшә.