...Шуларның берсе

Үле шәһәрләр...

Чапаевск шәһәре элек Моча дип, ә бүген Чапаевка дип аталучы елга буенда урнашкан. Карап торышка ул матур гына шәһәр төсле күренә: кечкенә вокзалы бар, үзәктә – мәдәният йортына илтүче яшел аллея, комдив Василий Иванович Чапаев һәйкәле.


Әгәр дә бу шәһәрнең куркыныч-аяныч хәлдә булуы турында берни дә белмәсәң, аның яшел, тын урамнары буйлап рәхәтләнеп йөреп кайтырга була. Чапаевск бөтен кечкенә шәһәрләр төсле яшәп ята сыман – биредә кинотеатр, табигать музее, ике музыка һәм бер художество мәктәбе, муниципаль камера хоры, химия-технология техникумы бар.

Әмма тышкы күренеш әллә кая эчкәре киткән проблемаларны барыбер яшереп бетерә алмый.

Шәһәрнең тарихы 1909 елны Самара уездындагы Титовка һәм Губашево авыллары арасында дары заводы төзүдән башлана. Заводны иген игәргә яраксыз дигән кырларда төзиләр. Ул 1911 елның 15 сентябрендә ачыла. Бу – Россиядә шартлаткыч матдә (тротил) эшләп чыгаручы беренче хәрби завод була. Завод тирәсендәге эшчеләр поселокларын төзелеш җитәкчесе Владимир Иващенко хөрмәтенә Владимирский һәм Иващенково дип атап йөртә башлыйлар. Шушы ук елда биредә шәхси химия заводы “Ушаков и товарищество” төзелә башлый.

1927 елда Иващенково поселогы шәһәр статусы ала һәм аңа Троцк дигән исем бирәләр. Ике елдан исемен үзгәртәләр – ул Чапаевск булып китә. Совет чорында җирле предприятиеләрдә артиллерия снарядлары, патроннар, миналар, торпедалар, шартлаткыч матдәләр, хәрби-сугышчан агулы матдәләр – иприт, люизит, фосген эшләп чыгарыла.

Элек заводта эшләгән кешеләрнең сөйләүләре буенча, агулы матдәләр эшләгәндә, химик снарядларга иприт һәм люизитны чәйнектән агызып салганнар, ә кондицион булмаган (некондицион) матдәләрне, бөтен тирә-юньне пычратып, канауларга агызганнар. Иприт ясаучы цехлардагы һава атмосферага чистартылмыйча гына чыгарылган. Ә рәттән генә торак йортлар тезелеп киткән. Сәламәтлекләре мәсьәләсендә завод администрациясенә претензия белгертмәячәкләре турында эшчеләрдән подписка ала торган булганнар. Шундый шартларда эшләп һәм яшәп, завод ветераннары әйтүенчә, күп кеше инвалидка әйләнгән һәм үлгән. 1990 еллар башында Чапаевскида 98 мең кеше яшәсә, 2012 елга бу сан 73 меңгә калган. Агуланган шәһәрне күп кеше ташлап киткән, шактый кеше гүр иясе булган.

Шәһәрнең икътисадый нигезен тәэмин итүче дүрт оборона заводы, дәүләт заказы булмаганлыктан, ябылган. Әмма эшкуарларга илнең экологик яктан иң пычрак шәһәре булган Чапаевск тынгылык бирми икән. Элеккеге химик ашламалар заводы территориясенә химия калдыклары ташыйлар, дигән хәбәр таралган. Җирле газета язып чыгуынча, әлеге заводның 27000 квадрат метр җирен арендага биргәннәр. Самара экологы А.Романовский: “Чапаевскины тикторганнан гына үлем шәһәре димиләр, ул ел саен үз халкын үтереп тора. Андагы заводлар эшчәнлеге китергән зыянны химик корал белән агуланган вьетнамнар бәласе белән тиңләргә була. Чапаевскиның хәлен яхшырту мөмкин түгел, экологиядә инде кире торгызып булмый торган үзгәрешләр башланган”, – ди. Химия фәннәре докторы, “За химическую безопасность” союзы президенты Л.Федоров: “Шәһәр бик пычрак. Санитар зона анда беркайчан да булмаган, торак йортлар заводлар яныннан ук башланган. Самара медиклары Чапаевскида балаларның гарип туулары турында белдерә”, – ди. Аның әйтүенчә, завод цехларында иприт рөхсәт ителгән концентрациядән 1000нән алып 10 мең мәртәбә артыграк булган. 1944 елдан соң заводны берничә мәртәбә үзгәртеп корганнар. Калдыкларны исә завод территориясенә күмгәннәр. Иприт һәм люизит цехларын 1990 еллар башында җимергәннәр.

Медиклар мәгълүматы буенча, Чапаевск балаларының 80 проценты хроник чирләрдән интегә. 1991 елдан бала туу 40 процентка кимегән. Аналар сөтендә диоксиннарның нормадан 400 мәртәбә күбрәк булуы ачыкланган. Әллә ничә дистә еллар буе завод калдыклары агызылган Чапаевка елгасы, экологлар фикеренчә, Самара өлкәсенең иң пычрак сулыгы. Идел бассейны институты белгечләре әйтүенчә, балыкчыларга мутант – күзсез, койрыксыз, бик җете төстәге балыклар эләгә. 1994 елда БМОның махсус комиссиясе, күпсанлы тикшеренүләрдән соң, Чапаевскины экологик каза зонасы дип игълан иткән.

2000 еллар башында шәһәрнең бер өлешен нормаль экологиягә кайтарырга тырышып караганнар: 30 метр тирәнлектә балчыкны алып, яңа балчык китергәннәр. Шуннан соң детоксикация (зарарсызландыру) үткәргәннәр. Әмма, экспертлар фикеренчә, бу инде хәлне коткара алмый. Чапаевск шәһәрендә яшәүчеләрнең әйтүенчә, шәһәр тирәсендәге урманнарда яшел түгел, ә зәңгәр яфраклы үсемлекләр, лимон зурлыгы гөлҗимешләр очрый икән. Чапаевск – тулысынча агуланган шәһәр. Анда яшәү куркыныч. Аңа инде бернинди проектлар да ярдәм итә алмаячак, ди алар. Әмма ләкин халык арасында бу фикер белән килешмәүчеләр дә бар. “Чапаевск үле шәһәр дип бугаз ертучылар булганга күрә, эшкуарлар биредә үз предприятиеләрен ачарга теләмиләр. Шәһәрдә заводлар булсын – теләсә ниндие – куркыныч технологияләр белән эшләүчеләре дә. Эш урыннары булыр, җирле бюджетка акча килә башлар, халыкның тормыш хәле яхшырыр. Әнә шундый бушбугазлар аркасында шәһәр “экологик каза” зонасына әйләнде”, – ди алар.

2008 елның апрелендә Чапаевск администрациясе башлыгы Н.Малахов шәһәрне икенче бер урынга күчерү турындагы тәкъдим белән чыга. Аның фикеренчә, 580 шәһәр йортын икенче урынга күчерү – совет заманында химик корал җитештерү үзәге булган, ә бүген экологик яктан иң пычракка әйләнгән шәһәрне коткаруның иң яхшы юлы. Әмма Крылов мәсәлендәгечә, “ә йөк һаман шул урында”.

Рәсемдә: Чапаевск шәһәрендә Чапаевка куелган һәйкәл.