Чабата һәйкәлгә лаек

Газетага бүтән язмам дип үземә сүз биргән идем, чөнки соңгы елларда “Т.Я.” битләрендә бик сәләтле авторлар күренә башлады. Моңа күп кеше игътибар иткән икән. Шул юнәлеш дәвам итсә иде дип теләргә генә кала. Безнең халыкта “Телчән барында телеңне тый, оста барында кулыңны тый” дигән бик мәгънәле бер әйтем бар. Ягъни, барыбер аларны уздыра алмыйсың. Мин дә шул әйтемдәгечә фикерләгән идем. (Нинди язмау ди ул, Марат абый, тфү-тфү – авызыгыздан җил алсын! – ред.). Ләкин 15 март санында Җәлил поселогыннан Халисә Шәйдуллинаның “Күтәрмәле чабата” дигән язмасын укыгач, малай һәм үсмер чагым чабата киеп үткәнлектән, аның турында бераз өстәп язып карарга булдым.

Хатирәләрдә чабата еш искә алына. Аны бик күп төрләндердек инде. “Чабаталы Русия” дигән фраза белән ул тарихка да кереп калды. Калырлыгы да бар – узган гасырның илленче елларына кадәр миллионлаган авыл халкының төп аяк киеме чабата иде бит. Аны партизан отрядларында да файдаланганнар (ике сугыш чоры вакытында да). Хәзер чабатаны музейларда гына күреп була. Ләкин музейга куелган чабаталар еллар үтү белән табигый төсләрен югалталар, кибеп, каралып, сирәкләнеп калалар.

Музейга берәр экспонат куйганчы, аның чынбарлыкка килү-килмәвен бик нык тикшерергә, шул чорның исән кешеләренә дә күрсәтеп карарга кирәк. Мин бер музейда тимер күчәрле ат арбасы күрдем (аны “тимер ход” дип йөртәләр иде. Арбаларның агач күчәрлеләре дә күп иде). Аның күчәрләре диаметры 30 мм. тирәсе була. Ә монда ул 50 мм.дан артык, җитмәсә көпчәктән артык озын булып чыгып тора. Ал күчәр башында зур гайка булып, аңа тәҗнең (тәҗ урысның “тяга” дигән сүзеннән алынгандыр. Ул нечкә тросстан, яисә берничә звенодан торган 8-10 мм.лы тимердән була. Тәҗ булмаса, арбаны һич бора да, туры алып та бара алмыйсың. Мин колхозда бераз ат җигеп эшләгән идем) бер башы беркетелә, тәҗнең икенче башы тәртәнең югары башына беркетелә. Ә биредә гайка да, тәҗ дә юк, бары сыңар тәртә генә куелган. Тәҗләр куеп, ике тәртәне тарттырып бәйләп, күтәртеп куйсаң, вәйт булыр иде чын арба (арбаны файдаланмаганда шулай саклыйлар, яисә басуда ял иткәндә ике тәртә арасына брезент корып күләгә ясыйлар). Гомумән, мин күргән арба ат җигеп йөрерлек түгел.

Урал якларында музей, кино-театр студияләре өчен, сувенирлар өчен дә чабата ясаучы осталар бар икән. Теләсә-нинди кием моделен сувенирга алмыйлар, димәк, чабатаның тарихи ролен аңлаганнар.

Без чабата алырга Әтнә базарына йөрдек. Анда чабата сатыла торган ике рәт була иде. Чабатаны сатуга Әтнә районында бары Кече Әтнә һәм Әйшияз авыллары гына җитештерде. Алар гел 9 юкәле чабата гына ясадылар. Чабаталары җыйнак, матур итеп, күңел җылысы биреп эшләнгән булыр иде.

Әни мине ике атнага бер тапкыр 2 кием чабата, 50 г бөртекле чәй алырга җибәрә иде. Чабата рәтенә кереп сайлаган, сатулашкан булам. Ә сатучылар барысы да яшь, чая, сүзгә тапкыр хатын-кызлар. “Алып җибәр инде, сеңлем, әйдә. Балта чапкан урынында гына тормый, бәясен килешербез”, – дип тә әйтеп куялар (кышкы салкында миңа әни бүрек астыннан яулык бәйләтеп җибәрә иде, шуңа күрә кыз бала дип уйлаганнардыр). Ә инде базардан төркем-төркем булып кайтып барганда иңбашымдагы чабаталарны күргәч, бер апаның: “Һай, сеңлем, бигрәк кояш кебекләрен алгансың ич чабаталарның”, – дип әйткәне истә.

Чабата 7 һәм 9 юкәле итеп ясала. 7 юкәлесе тупасрак була. Безнең як хатын-кызлары 9 юкәле чабата гына киделәр. Нишләп шулай атала ул? Башта чабата өчен юкәнең йомшаган кисәкләреннән метрга якын киндерә ишәсең (нечкә бау), киндерәне тездән югарырак, ботка бәйләп куеп, шуңа тар тасма рәвешендә теленгән юкәләрне тезәсең. 9 юкәле чабатаның юкәләре таррак, күбрәк булганлыктан, ул матуррак, нәфисрәк килеп чыга.

Ә авылдагы ир-атлар чабатаны 7 юкәле итеп, үзләре ясап киде. Мин дә сугышның беренче кышында ук чабатаны үзем ясап кия башладым. Ә юкәне Әтнә базарына авыл аша узучы марилардан сатып ала идек. 15 март санындагы рәсемдәге чабатаның 7 юкәле икәне ярылып ята. Аның күтәрмәсе дә безнең яктагыча түгел. Андыйны кулланып карадык, йөрүе авыр булгач, күтәрмәне чабатаның алгы һәм арткы өлешенә аерым кадаклый башладык. Тоташ күтәрмә башмакларга гына куелды. Ә кайбер башмакчылар башмакның өске ягын гына ясап, шуңа күтәрмә кагалар иде. Эш җиңеләя, материал аз китә.

Хуш, чабатаны кия башладык. Башка чорда бер-ике атнага түзсә, март аеның каты карында ике көнгә бер кием чабата кирәк, үкчәсе бик тиз “сакал” чыгара башлый. Ләкин чабатаны ыргытмыйбыз, күпме хезмәт куелган ич. Аны калыпка киертәбез дә, астына бер кат юкә тезәбез. Бу – чабата ямау дип йөртелә. Ә инде юнәтә алганнар комбайн, молотилкалардан төшкән яссы юка каешны беркетеп йөрделәр.

Энциклопедик сүзлектә чабата турында кыска гына аңлатма да бар. “Чабата – Көнчыгыш Европаның кайбер илләрендә унтугызынчы гасыр уртасына кадәр крестьяннарның юкәдән яки каен тузыннан үреп ясалган төп аяк киеме” диелгән анда. Үзенчә нәтиҗә дә ясап куйдым: без ул илләрдән нәкъ бер гасырга артта калганбыз икән, чөнки егерменче гасыр уртасында да авыл халкының аягында чабата иде. Мин 1949 елда урта мәктәпне чабата киеп тәмамладым.

Чабата аяк киеме генә булмыйча, төрле чагыштырмаларда, әйтемнәрдә, әдәби әсәрләрдә чагылыш таба. Мәсәлән, “Хәерче түрә булса, чабатасын түргә элә”, “Чабатасы чабата башыннан узмый” (кыштырдап кына йөрүче хәлсез кеше турында)... Чабата кайбер очракларда озынлык үлчәве өчен дә файдаланылган. Әйтик, бәрәңге утыртканда буразналар арасын ике чабата киңлеге казу һ.б.

Әдәбиятта, фольклор жанрында чабата еш искә алына. “Чабата” көенә бию дә бар бит.


Әтәч китте армиягә,

Чабатага утырып.

Тавык мескен карап калды,

Ике күзен тутырып.


Ак чабата, ак оек,

Табанча башы кыек,

Сызылып киткән кара мыек,

Ничек үбәрсең кыеп.


Атаклы Шәкүр карак та атларны чабата киертеп урлый торган булган. 1947 елда Киме янындагы бер кешенең, салымнарын түли алмагач, Мари ягына барып, колхоз фермасыннан бер сыерны чабата киертеп урлап кайтуы билгеле.

Мәшһүр шагыйрь Такташ та үз иҗатында чабатаны күп катнаштыра.


Ә бит бергә чабаталар үреп йөргән чакта

Син остарак миннән үрәйдең.

...Ник, Мокамай, соң син тормышыңны

Чабатадай матур үрмәдең? (“Мокамай”)


Шулай, энем!

Монда акча кирәк,

Юкка гына йорттан кузгалдык,

Юкка гына шәһәр урамына

Чабатадан кереп югалдык. (“Әйдә, энем”)


Станциядә

Арлы-бирле йөргән халыклар

Ертык бүрек, тузган чабатасы белән

Миңа якын, миңа танышлар.

(“Үтеп барышлый”)


...Шәех бабай һәр төндә дә

Ялгыз утырып чабата үрер.

(“Сыркыды авылы”)


Элеккеге авыл тормышын сурәтләгән әсәрләрдә “чабата” сүзе кулланылмый калмый. Революциягә кадәрге чор Русия өчен “Чабаталы Русия” дигән чор булып тарихка кереп калган. Илнең икътисады нинди хәлдә икәне шуннан аңлашылган. Чабатаны “төрләндерә” торгач башка бер уй килде: гасырлар буе (бәлки мең еллар буе) кешенең төп аяк киеме булган, соңгы гасырларда илнең, халыкның икътисадый хәлен күзаллаганда өлге булып торган чабатага бүгенгә кадәр нигә һәйкәл юк икән Русиядә?


Марат АБДУЛЛИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.


Редакциядән. Русиядә чабатага һәйкәл куелган урыннар бар. Мәсәлән, Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә 2,5 метр биеклектәге усактан эшләнгән һәйкәл. Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә 1,5 метр биеклектәге таш һәйкәл.