кыскача

Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары урманнарында көрән аюлар күренгәли башлаган.

Арча районы хакимияте каршындагы бакчада урнашкан Йолдызлар аллеясына быел тагын 3 исем өстәлде. Алар республика, Русия күләмендәге ярышларда, фәнни Олимпиадаларда җиңү яулаган Булат Вәлиев (1 нче мәктәп), Илназ Шәяхмәтов белән Марат Зәйнуллин (икесе дә Лесхоз мәктәбеннән).

28 июньдә Алабуга районының ДөмДөм авылында өч мәртәбә дөнья чемпионы, өч тапкыр Гагарин кубогы хуҗасы Данис Зарипов белән очрашу узды.

Әтнә районының Чишмәле Сап авылында бер сыерны көпә-көндез яшен сугып үтергән.

Кукмара районының Әсән-Елга авылында яшәүче Гамилә Әхмәтталиповага шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Ул озын гомерлеләр нәселеннән: бертуган апасы Тайфә 105 яшендә вафат булган. Сеңлесе Әминә апага хәзер 96 яшь, Саимә апага — 90, Фәимә апага — 84.

Алабугада инде традициягә әйләнгән Спас ярминкәсенең быелгысы 1-3 август көннәрендә үтәчәк.